«ШАЯН ТВ» каналы Республика көнен бергә бәйрәм итәргә чакыра!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы Республика көнен бергә бәйрәм итәргә чакыра!

«ШАЯН ТВ» каналы Республика көнен бергә бәйрәм итәргә чакыра!

«ШАЯН ТВ» каналы сезне кабат күңелле очрашуга дәшә! 30 август, 13:00 сәгатьтә Республика көне уңаеннан Казан Кремлендә зур бәйрәм булачак! Кызыклы уеннар, шәп викториналар, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручыларыннан мавыктыргыч остаханәләр, музыкаль интерактивлар, аквагрим, һәрбер килгән кунакка истәлекле бүләкләр – барысы да бер көндә! Шулай ук бары тик сезнең өчен «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре чыгышы да көтелә.

Әле алай гына да түгел, «ШАЯН ТВ» каналының төп геройлары, яраткан курчакларыгыз белән очрашу, җанлы аралашу һәм фотога төшү көтелә! Мондый зур бәйрәмнән читтә калмагыз!

Килегез, рәхәтләнеп күңел ачыгыз! Республика көнен бергә бәйрәм итик!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...