Һәр күңелдә яңгырасын «Балачак җыры»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Һәр күңелдә яңгырасын «Балачак җыры»!

Һәр күңелдә яңгырасын «Балачак җыры»!

         
          Бүген беренче тапкыр үткәрелгән «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Өч турда узган бәйгегә 18 яшьтән 70 яшькә кадәр катнашучыдан барлыгы 46 гариза килде. Алар арасында профессиональ һәм үзешчән композиторлар, танылган шагыйрьләр, фән эшлеклеләре, укытучылар да бар. Алдагы турларда иң күп тавыш җыйган 13 җыр арасыннан 5 җиңүче сайлап алынды.

         1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә игълан ителгән бәйгенең йомгаклау чарасы көнне табигать тә сөенде. Ялтырап кояш чыкты. Тантанага килгән катнашучыларның да йөзләрендә шатлык нурлары балкыды, күңелләрендә балачак җыры яңгырады. Бәйгегә килгән эшләр арасында да төрле тематикадагы җырлар бар иде. Табигать турындагы җырлардан башлап, әни, туган ил, туган тел турындагыга кадәр.
         «Бүген шундый матур датада бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз. Бирегә балалар тормышында зур роль уйный торган, аларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән шәхесләр җыелды. Жюри әгъзаларына зур рәхмәт. Аларның эше авыр булды, чөнки иң-иңнәрне сайлап алдык. Дөресен генә әйткәндә, балалар өчен җырлар бик аз. Аларның тематикасы тар. Шуңа күрә җиңүче җырлар арасында балаларның хис-кичерешләрен, аларның проблемаларын күрсәтә торганнарга да игътибар иттек. Катнашучыларга да, җиңүчеләргә дә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләремне җиткерәм», – диде «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррир Рамилә Сәхабетдинова.
         Бәйгенең максаты да татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. «ШАЯН ТВ» каналы балаларны кечкенәдән татарча уйларга, сөйләшергә, өйрәтә, татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен зур өлеш кертә. «Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов алдыбызга зур максатлар куйды. Һәм без шуларга таба зур адымнар белән барабыз», – ди «ШАЯН»лылар.
         «Безне гомеребез буе җыр озата бара. Тугач, бишек җыры тыңлыйбыз. Бөек шагыйребез Тукай әйтмешли: «...җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә...». Барлык тамашачылар кебек үк мин дә, балалар җырлары өчен бик борчыла идем. Бу проблеманы президентыбыз да ишетте. Мондый бәйге чынлап та кирәк. Бәйгегә килгән бөтен җырлар да матур, үзенчәлекле иде. Шулай да, кайбер җырларда иҗади тандем юклыгы, шагыйрь белән композиторның бергә эшләмәгәнлеге сизелде. Дөресен әйтергә кирәк, биш кенә җыр сайлап алу бик авыр булды. Бүләк алмаганнар борчылмасын, аларның җырлары да халык игътибарына барып җитәр. Ә җиңүчеләрне котлыйм. Сезнең өчен иң зур бүләк: җырларыгызның танылуы, 10-15 ел үткәч тә яратып башкарылуы», – диде жюри рәисе – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Сәгыйть Мулланур улы Хәбибуллин.
          Бәйгенең жюри әгъзасы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхиярова Резеда Зәки кызы бәйгенең татар җыр сәнгате өчен бик әһәмиятле икәнен әйтте, аның дәвамлы булуын теләде.
          Үзешчән композитор Раиф Мөхәммәтрәхимов җырына һәр гаиләдә актуаль булган проблеманы нигез итеп алган. «Бу конкурс турында ишетүгә, шагыйрә Сәкинә апа Хәйруллинага заказ бирдем. 4 яшьлек кызым гел телефонда утыра, аерып алып булмый. Менә шуннан «Кирәкми миңа телефон» җыры туды», – диде.
         Һәр җырның үз тарихы, авторларның халыкка җиткерергә теләгән фикере бар. Хәзер аларның иң җитди тамашачыга – безнең нәни дусларыбызга барып ирешәсе генә калды! Ә «ШАЯН ТВ» бу эштә бөтен көчен куя. Бәйгедә җиңгән җырларны җырларга аранжировка ясалачак, клиплар төшереләчәк. Аларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак.
          Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Менә алар:
«Казан» җыры
Алсу Салихова көе
Рәхимә Арсланова сүзләре

«Тигәнәкле су буе» җыры
Риф Гатауллин көе
Җәүдәт Сөләйманов сүзләре

«Бер генә» җыры
Лилия Таһирова көе
Гөлүсә Батталова сүзләре

«Тылсымлы туган тел» җыры
Наилә Яхина көе
Йолдыз Шәрәпова сүзләре

«Кирәкми миңа телефон»
Раиф Мөхәммәтрәхимов көе
Сәкинә Хәйруллина сүзләре

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...