Бабама хат

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бабама хат

Бабама хат

Сабирова Айгөл,
211нче балалар бакчасы тәрбиячесе

       Минем дәү әтием Гомәров Равил 1939 нчы елда Байлар Сабасында туган. Әтисе, минем бабам, Габдулла Гомәр улы 1917 елгы. Олы яшьтәге әнисен карарлык кеше булмаганлыктан, хәрби хезмәткә яшьтәшләреннән 1-2 елга соңрак алына ул. 1939 елда хатынын һәм 6 айлык баласын калдырып, хәрби хезмәткә чыгып китә. Ул Монголиядә – Көнчыгыш Себер хәрби округында хезмәт итә.
      Сугыш башланасын кем уйлаган бит... Дәү әтием әтисен әнисе сүзләреннән генә белә, ә без аннан ишетеп. Бүген, үзенә – 24 яшьлек бабама хат язарга булдым. Дәү әти сөйли, мин язам, күз яшьләнә...
Әйе, бабам, синең белән күрешергә язмаган. Сиңа оныкчыгың Айгөл яза. Син Кызыл Армиягә хезмәткә киткәндә улың әле тәпи дә йөрмәгән. Чыгырда утырып торган улыңа: “мин кайтканчы сөйләшә башла”, – дип киткәнсең. Киткәнсең дә, кайтмагансың...
     1941нең җәендә, инде армиядән кайтыр дигәндә, синнән: “Мин абыйлар янына киттем”, дигән хәбәр китергәннәр. “Сугышка” дигәнне өйдәгеләр шундук аңлаган. Бөтен дөнья сугышы башланган шул. Син улыңның тәүге авазларын ишетә, беренче адымнарын күрә алмагансың. Ул ачлык белән көрәшеп, чыныгып, ныгып үскән. Үзе әти назын күрмичә, ятимлектә үссә дә, бер малай, ике кызга шәп әти, аларның балаларына шәп дәү әти, хәзер инде шәп бабай да булды. Оныкларыңа, аларның балаларына һәм оныкларына, сезнең турында искә алып, җае чыккан саен сөйләп тора ул.
      Фронттан килгән икенче хатны әниең тотып кайткан. Хатны улыңа күрсәтми генә, әби белән укыганнар. Күп еллар үткәч кенә, хатның эчтәлеген улың да белгән. Кайчандыр Сабада эшләп киткән, безнең район кешесе белән фронтта очрашкансыз икән. “Кайсыдыр өлкәнең, кайсыдыр авылы янында немец солдатлары белән атышканда дошман пулясы тиеп, шул ярадан вафат булгач, Габдулланы үз кулларым белән җирләп калдырдым”, – дип язган ул. Шушы хәбәрне язучы Фаяз Шакирҗанов үзе дә Арташ авылына әйләнеп кайта алмаган. Әйе, сугыш бик күпләрне алып калган. 1942нең беренче яртысында Зиннур абыең 2 улын, икенче яртысында олы абыең Йосып 5 баласын калдырып киткәннәр. Алар да кире кайтмаган.
         Авылда калганнарга да күп төрле сынаулар аша үтәргә туры килгән. Шуларның берсе 1943нең гыйнварында булган. “Салкын кышкы кич. Әни эштән кайткач, ятып ял итә. Әби белән мин кече яктагы сәкедә чәй эчәбез. Ниндидер шарт-шорт килгән тавышлар. Әби аларны салкын кышта өй бүрәнәләреннән, дип уйлады бугай. Ә мин әни янына елышам”, –дип сөйләде улың. Ә аннары... “Әби миңа карават астыннан чыгарга булышты. Никтер өстән салкын һава төшә. Карасам, мич белән салам түбә арасындагы ярыктан йолдыз күренә”, – дип дәвам итте. Әтиең Гомәр бабай исән чакта, әле эшләнеп тә бетмәгән йортны колхозга “кертәләр”. Яшәргә яраклы, дип сезгә калдырган өйнең матчасы сынып, түшәме ишелгән, йолдыз шуннан “өйгә кергән” икән. Бу хәлдән соң, хуҗалары читкә киткән, кышка хәзерләнмәгән бер йортта кунганнар. Салкын өйдә кечкенә малай, әнисе эштә, әбисе үзләренең хуҗалыгын караштырырга киткәч, бер үзе ничек торсын. Дөрес, әби җилкәсенә утыртып, авылдан бер километр ераклыктагы, үзе эшләгән промкомбинатка алып баргалаган. Анда күзәткәннәрне дә сөйләде дәү әти. Берничә хатын, тотылган парашютларны сүтеп, сугыштагы солдатларга күлмәк-штаннар теккәннәр. Бер бүлмәдә чаңгылар ясаганнар, икенчесендә җирле халыкка дип, шырпы күкертләп киптергәннәр икән. “Әби белән әни узара киңәшләшкәннән соң, вакытлыча, кыш чыгарга дип, әни белән мин әнинең әти-әнисе янына, ә әби якын туганнарына күчеп тора башладык. Соңрак әбине олы апабыз Свердловск өлкәсенә алып китте. Бик сагынса да, әби Сабага, кендек каным тамган нигезгә кайта алмадык”, – сөйли улың.
     1945 нче елның язында Җиңү яулап алынган. Ул вакытта Сабадагы балалар бакчасына йөргән кайсыбер малайлар, кызларның әтиләре сугыштан әйләнеп кайткач кына, чыннан да сугыш беткән инде дигән нәтиҗә ясаганнар. Әйе, дүрт ел барды бу сугыш. Кешеләр дөньясына зур югалтулар, ачлык, үлем алып килгән фаҗига. Аллага шөкер, болар үткәннәрдә калды инде. Бөек Җиңүгә 75 ел, бабам. Илебездә тынычлык. Ә күңелләребездә хәтирәләр яши. Сугыш бит сине тартып алган. Сине күрү, алларыңа утырып тору, әкиятләреңне тыңлау, уйнау мөмкинлеге бирмәгән безгә. Әле дә хәтеремдә: әби ипигә май ягып, өстеннән шикәр комы сибә. Аннары шакмаклап кисеп миңа бирә иде. Шулкадәр тәмле була иде... Әби арабыздан киткәнгә дә күп еллар узды инде.
      Ә сиңа быел 103 яшь булыр иде. Синең шикелле егетләр, солдатлар булганга без сугыш галәмәтләрен күрмәдек. Рәхмәт, бабам! Әйе, күпме бала әтисез, хатыннар терәксез калган. Әниләр балаларын югалткан. Җиңү өчен бөтен көчен биреп сугышкан солдатлар да кимеп бара инде. Бабам, бездә дә бит синең каның ага. Синең шикелле көчле булырбыз без дә. Оныкларың, оныкчыкларың югары белемнәр алып, төрле тармакларда эшлиләр. Араларында җилкәләренә зур йолдызлы погоннар куеп, төрле органнарда эшләүчеләр дә, спорт осталары, укытучылар, тәрбиячеләр бар. Синең белән горурланып, сиңа тиңләшергә тырышып яшибез. Мондый сугышларны бүтән күрергә язмасын. Шуның белән хатымны тәмамлыйм инде. Бабам, син гел безнең белән, йөрәкләребездә яшисең. Янәшәбездә, безнең гадел һәм горур бабабыз булып атлыйсың.
 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...