Бабама хат: Җиңүгә илткән юл!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бабама хат: Җиңүгә илткән юл!

Бабама хат: Җиңүгә илткән юл!

       Гаиләбезнең иске альбомнары Әгерҗе районы Көчек авылында бабамның әнисе, карт әбием Заһирада саклана иде. Әбием вафат булгач, аның кызы Рәвия апа барлык оныкларына шушы гаилә альбомнарыннан безгә истәлеккә фотолар бүләк итте. Әнием аларны бик кадерләп, ак конверт ясап тыгып куйды. Мин ул фотолардагы кешеләрне әнием сөйләве буенча гына беләм, чөнки мин туганда (мин 2002нче елгы оныкчык) аларның инде күбесе юк иде. Ә карт әбиемне мин әзрәк хәтерлим. Ул 94 яшенә кадәр яшәде. Ә әниемнең әтисе Рәвил бабамны мин шулай ук фотолардан гына күреп беләм, әниемә 10 яшь булганда ук вафат булган ул.
    Шул фотолар арасында бик чибәр абыйның фотолары бар. Ул минем карт бабам, әниемнең әтисе Рәвил бабамның әтисе – Мөхтәсипов Зөфәр Әхмәт улы. Карт әбием Заһира сөйләгәннәрне миңа әнием сөйләде. Шуларны сезгә дә җиткерәсем килә. Әйдәгез әле, минем белән “Бер фото тарихы” исемле сәяхәткә рәхим итегез.

бабай.png 
       Үткәнен белмәгән халыкның, киләчәге юк. Карт бабам Зөфәр бик авыр тормышта үскән, ләкин киләчәге кызыклы, төрле вакыйгаларга бай булган. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә генә түгел, ә бәлки, без яшь буын, гомер буе тыныч тормыш өчен көрәшкән бабаларыбызның батырлыгын белергә һәм өйрәнергә тиеш. Карт бабам укытучы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны.
       Автобиографиясе белән танышкач, мин аның 1917 елда ТАССРның Әгерҗе районы Иж-Бәйки авылында туганын белдем. Әти-әнисе җир эшкәртү, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Шул ук вакытта әтисе сату эшләрен дә алып барган. Ул вакытлар өчен бу гаилә хәлле крестьяннар төркеменә кертелгән. Әтисе Әхмәт беркөнне Сарапул шәһәренә киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмый. Бу вакытта Карт бабама нибары 6 ай була. Ике ел кайтыр дип көткәннән соң, аның кулак буларак Себергә сөргенгә сөрелгәне билгеле була. Аннан ничектер качып, Япониягә китүе билгеле була. Карт бабамның әтисе Әхмәт гаилә корып, балалар үстереп яши һәм шунда вафат була. (Хәзерге көндә Япониядә татар зиратына күмелгән Әхмәт бабайның кабере фотосы да безнең гаилә альбомында саклана). 

бабай 1.png


         Карт бабамның авыр балачагы кечкенә Апушны хәтерләтә. Нәкъ Габдулла Тукай кебек кулдан-кулга күчеп, 5 төрле гаиләдә тәрбияләнә. Бер җирдә генә тота алмыйча типкәләп йөртәләр сабыйны. Ачлык елларны Зөфәр бабам әле әбисендә, әле әнисенең яңа гаиләсендә, әле әтисенең энесендә йөри торгач, 3нче сыйныфта укыган елны, авыл советы әтисенең энесендә 18 яшенә кадәр калдырырга карар чыгара. Башлангыч белемне алгач, ул Иж-Бубый сигез еллык мәктәбенә укырга керергә бара, ләкин әтисен бөтенләй белмәгән баланы, “Ул сәүдәгәр малае”, дип укырга алмыйлар. Икенче елны гына укырга керә ала. Карт бабам бик тырыш, төгәл була. Мәктәпне яхшы тәмамлап, авылында пионервожатый булып эшен башлый, комсомолга керә, мәдәният хезмәткәрләренең 1933 елда узган респулика съездында катнашу бәхетенә ирешә. Аның тырышлыгын күреп, карт бабамны Куйбышевтагы укытучыр әзерли торган курсларга җибәрәләр. Ул Әгерҗе районы Көчек авылына (Минем туган авылым) химия һәм биология укытучысы итеп җибәрелә һәм карт әбием Заһирага өйләнеп төпләнеп кала. Карт әбием дә укытучы була. Аның хезмәтен югары бәяләп “Зингер” тегү машинасы белән бүләклиләр.
         Беренче улы тугач, Карт бабам, Карт әбием һәм кечкенә улы, ничә еллардан соң әнисе белән күрешергә Пермьга Чусовая станциясенә китәләр. Аларның әнисе белән күрешүләрен, андагы күз яшьләрен әйтеп аңлатып кына булмый. Шул көнне сугыш башланганын хәбәр итәләр. Ничек кирәк шулай итеп сагыну тулы күз яшьләренә, сугыш дигән каһәрнең ачы яшен кушып, өч көнне уздырып, бабамнар Әгерҗегә кайтып китәләр. Бу аның әнисе белән соңгы күрешүе була. Кайтканда ук бабам Әгерҗедә военкоматка кереп, учетка басып чыга.

баба.png

       Карт әбиемдә сакланган шәхси әйберләрне карагач: фотолары, хәрби билеты, медальләре, компасы, бабамның үзе ясаган картасы, кайларда булган ул, фронттагы дусты Хафизов Габдехай язган матур эчтәлекле хатлары, аның туган иле өчен, Бөек Җиңү өчен сугышкан Карт бабам белән горурланып утырдым.    

         Сугышта озын юллар үткән ул. 1943 елның 7 гыйнварында китә. Эстония, Румыния, Венгрия, Австрия илләрен үтеп, Чехословакиягә кадәр барып җитә. Ленинград, Балтыйк буе, Украина фронтларында катнаша. Болар барысы да аның хәрби билетында, картасында чагыла.
Медальләре:
- “Батырлык өчен” медале
-“Сугышчан казанышлары өчен” медале
- Венгрия һәм Австрия өчен көрәшләрдә “Бик яхшы сугышчан гамәлләр өчен” медале
-“Ленинградны саклаган өчен " медале 

бабай карта.png

 
      Сугыштан соң демобилизацияләнә һәм 1945 елның 7 октябрендә генә өйгә кайта.
Зөфәр Әхмәт улы яраткан эшеннән башка яши алмый. Сугыштан соң яңадан мәктәптә эшли. Яраткан химия һәм биология фәннәрен укыта. Авылда җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Аны яшьләр бик ярата. Мәктәптә дә укучылары белән тәҗрибәләр үткәрә, кабинетларны үзе җиһазлый. Мәктәп бакчасында да төрле үсемлекләр үстереп, шуларны өйрәнәләр. Укучылар хоры булдыра. Алдынгы балаларны Әгерҗе, Ижау шәһәрләренә экскурсияләргә алып бара. Ул вакытларда авыл баласы өчен бу зур шәһәрләргә барган кебек була. Лектор-пропагандист, “Кызыл Маяк” колхозы газетасының мөхәррире, үзешчән сәнгать остасы, күптөрле спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы авыл җирлегенә депутат итеп сайлана, 60нчы елларга кадәр колхоз рәисе булып эшли. Аннан соң аны мәктәп директоры итеп билгелиләр. 

бабай 7.png


      Менә шундый авыр балачаклы Апуш – Зөфәр бабам кызыклы, мавыктыргыч тормыш юлы үткән. Сугыш һәм хезмәт ветераны, үз туган җиренең батыр сугышчысы, зур хәрефле Карт бабам белән тыл ветераны Карт әбием Заһира 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Барысы да югары белемле.
Олы уллары Рафаэль офтальмолог була (вафат)
Икенче улы Раиф – өзүче-геодезист (вафат)
Өченче кызы Равиянең 42 еллык педагогик стажы бар, ул – “РСФСРның Атказанган укытучысы”, “Халык мәгарифе отличнигы”, Әгерҗе районының Көчек урта мәктәбе директоры һәм уку-укыту буенча директор урынбасары булып эшләде, хәзерге вакытта лаеклы ялда.
Дүртенче кызлары Роза (Мәскәүдә яши) – ветеринария табибы, хәзерге вакытта лаеклы ялда;
Кече улллары Равил (минем бабам – әниемнең әтисе) – энергетик. (вафат)
         Ә без, 10 онык һәм 12 оныкчык Карт бабамның батырлыгын, аның туган җире өчен көрәшкәнен онытырга тиеш түгел! Без андый сугышларны күрмәгән, күрергә язмасын. Кинолардан гына карап белгән буын өчен сугыш – куркыныч картина. Кирәкми безгә сугыш, кирәкми безгә кан кою! Бабамнар даны мәңгелек! Яңадан 75 ел үтсә дә, бу тарих онытылмас дип уйлыйм!

Зилә Нурмөхәммәтова, Алабуга көллияте

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...