Кызыл эчле «кабак»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кызыл эчле «кабак»!

Кызыл эчле «кабак»!

Көннәр җылы, төннәр салкын. Көз патшалык иткәне сизелеп тора. Озакламый җирне яфрак келәме урынына ак кар да каплар. Шуңа көз аеның мул уңышыннан витаминнар җыеп калырга ашыгыз, дуслар!

Кибет-базарларны тутырып карбыз саталар. Аның нинди файдалы икәнен сөйләп тә торасы юк. Бәлки сез дә бакчагызда үстерәсездер әле.

Аны кемдер яшелчә, икенче берәүләр җиләк-җимеш, ди. Чынлыкта исә, карбыз кабак, дип атала икән. Башка кабаклылар семьялыгындагы үсемлекләр кебек үк: кавын, ташкабак һәм кыяр да, шул исәптән.

Алайса, ник карбызны җиләк-җимеш, диләр соң?

Чөнки кабак – җиләк-җимешнең бер төре! Ботаника фәне белгечләре җиләк-җимеш дип, тыгыз кабык белән капланган бик күп орлыклы сусыл йомшак эчле җимешне атыйлар. Карбыз нәкъ шундый бит?

Димәк, кавын да, кыяр, ташкабак һәм кабак үзе дә – җиләк-җимешләр!

Менә әниегездән кыяр-помидор салаты урынына җиләк-җимеш, яшелчә салаты сорап карагыз әле! Ни дияр икән? Аннары кыярның да җиләк-җимеш икәнен аңлатырсыз...

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...