Синнән яңалыклар көтәбез

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Синнән яңалыклар көтәбез

Синнән яңалыклар көтәбез
Алисә 5 нче сыйныфта укый. Ул бик актив кыз. Алисә яхшы билгеләргә генә укый, волейбол уйнарга ярата, рәсем һәм чигү түгәрәкләренә йөри, шигырьләр иҗат итә. Бүген ул укыган мәктәпкә фокуслар күрсәтүче абый килеп, укучыларга төрле могҗизалар күрсәткән.
Алисә өй эшләрен әзерләп бетергәч, гап-гади кәгазьдән тере чәчәкләр ясаучы фокусчы абый турында безгә язып җибәрде. Әле алай гына да түгел, өстәвенә, ул безгә матур фотосурәтләр дә юллаган.

Син дә Алисә кебек үк, мәктәбегездә булган яңалыкларны, үзең язган шигырь яисә әкиятләрне, безгә җибәрә аласың. Ә без синең язмаңны башка шаян дусларыбыз да күрсен өчен «Яңалыклар» бүлегенә беркетербез. Килештекме? Без синнән кызыклы язмалар көтәбез...

Язмаларыңны безнең электрон почтага юллый аласың [email protected] яки шушы сылтама буенча узып форманы тутыр

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...