Travel to Naberezhnye Chelny

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Travel to Naberezhnye Chelny

Travel to Naberezhnye Chelny

20 декабрь көнне без, «ШАЯН ТВ» каналы хезмәткәрләре, Яр Чаллы шәһәрендә булдык. Безнең һәр очрашу онытылмаслык булып уза. Бүгенгесе дә искәрмә түгел.

Иртәбез «Күңел» радиосының «Күңелле иртә» тапшыруында башланды. Радиотыңлаучыларны «ШАЯН тәҗрибәләр» тапшыруын алып баручы «ПРОФ-И» Илназ Сибгатуллин белән каналыбызның PR-бүлеге белгече Руслан Хафизов сәламләде. Алар канал эшчәнлеге белән дә таныштырды, телевидение серләрен чиште.

Чаллының 54 номерлы мәктәбе укучылары, укытучылар да зурлап каршы алды безне. «Моңлы курай» ансамбле татар көйләренә бик матур поппури белән сөендерде. Укучылар әзерләгән шигырьләрне дә тыңлап хозурландык.

Безнең өчен, әлбәттә, иң куанычлысы: «ШАЯН ТВ» каналын укучылар ярата. Бүген дә рәхәтләнеп аралашып, танышып, төп героебыз Шаян белән истәеккә бик күп фотолар ясап кайттык. Рәхмәт, Яр Чаллы. Дуслык күперенең нык булачагына ышанабыз!

Дизайн без названия (65).pngДизайн без названия (64).pngДизайн без названия (66).png

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...