The feast of miracles is approaching

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

The feast of miracles is approaching

The feast of miracles is approaching
Казаныбызда бәйрәм рухы көннән-көн ныграк сизелә башлады. Узган ялларда Казан ипподромында "Ханский двор" дип исемләнгән Яңа ел авылы ачылды.
Безнең кызыксынучан Шаян да дусты - песи Мырау белән бу күңелле чарада катнашып кайтты. Кыш бабай белән Кар кызы, төрле әкият геройлары, иҗади коллективларның матур чыгышлары бәйрәмгә килгән һәр кешегә күтәренке кәеф бүләк итте. Балалар Шаян белән Мырауны күргәч, аеруча сөенде. Төп героебыз белән төшкән фотоларны безнең сайттан карарга мөмкин.
«Ханский двор» авылының төп символы - чыршы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстан флагы төсләрендә бизәлгән. Аның эчендә һәр кунакны Кыш бабай белән Кар кызы көтеп тора. Шулай ук катмый торган фонтан да әлеге мәйданда игътибарга лаек урыннарның берсе. 
Бу күркәм мәйданга килүчеләрне төрле күңел ачу чаралары, концерт программасы көтә. Мичтә пешкән сый-хөрмәттән дә авыз итәргә мөмкин. Яң ел авылы 15 гыйнварга кадәр көн саен 12:00дән алып 22:00 кадәр эшләячәк.
Дизайн без названия (73).png

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...