21 ноябрь – Бөтендөнья телевидение көне

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

21 ноябрь – Бөтендөнья телевидение көне

21 ноябрь – Бөтендөнья телевидение көне

21 ноябрь – Бөтендөнья телевидение көне. Моннан 100 еллар элек кешеләрнең телевидениесез яшәвен күз алдына да китереп булмый. Без бөтен яңалыкны аннан алабыз, телевизор карап ял да итәбез, күңел дә ачабыз. Телевидение дөньясында чикләр юк, ул безне берләштерә! Көн саен заман таләпләре арта тора, интернет тормышыбызга ныграк үтеп керә, әмма телевидение барыбер үз әһәмиятен югалтмый! Хәзер нинди генә телеканаллар, тапшырулар юк! Шулар рәтендә беренче татар телендә тәүлек буе эшли торган балалар каналы “ШАЯН ТВ” да булу – безнең һәммәбез өчен зур шатлык!

Телевидение күгендә

Балкый яңа шаян йолдыз.

Үзең белән бергә тагын

Нәни йолдызларны кабыз!

 

Туган тел сагында "ШАЯН ТВ" –

Балаларның берләшү мәйданы.

Безнең белән үссен "ШАЯН ТВ",

Дөньяга таралсын даны!

Барыгызны да уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз, дуслар!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...