TV «Berglap asyik»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

TV «Berglap asyik»

TV «Berglap asyik»

Әйдәгез, бергәләп ашыйк әле!

Ой, бу торт бөтенләй башны бутап бетерде инде.. Мин бит сезгә «Бергәләп өйрәник» тапшыруы турында сөйләргә теләгән идем. Әлеге тапшыру балалар өчен генә түгел, ә аларның әти-әниләре өчен дә бик кызык. Ни өчен дигәндә, тапшыруда әти-әниләр дә катнаша, дөрес, үзләре генә түгел, ә балалары белән. Биредә ике гаилә аерым-аерым командага тупланып, алып баручы тәкъдим иткән биремнәргә җавап эзли, шуның белән беррәттән татарча сүзләр өйрәнә. Тапшыру өч турдан тора. Һәр тур өчен җиңгән командага бер балл бирелә. Тапшыру азагында кайсы команда күбрәк балл туплый, шул җиңүче була. 

photo_2019-03-19_13-49-16.jpg

Cез әлеге гаилә тапшыруын безнең каналыбызда карый аласыз...

Кайда: «ШАЯН ТВ» каналында

Кайчан: һәр дүшәмбе

Ничәдә: 6:30, 12:30, 18:30 һәм 0:30 да

photo_2019-03-19_13-48-56.jpg

Безнең каналыбызның кунаклары буш кул белән килмиләр. «Бергәләп өйрәник» тапшыруының кунаклары безнең төшерү группасына тәмле торт алып килгән. Шуңа күрә тапшыру төшерелеп беткәннән соң «Бергәләп өйрәник» - «Бергәләп ашыйк» тапшыруына әйләнгән.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...