Премьера: «Мика көндәлеге»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Премьера: «Мика көндәлеге»!

Премьера: «Мика көндәлеге»!

Яңгыр һәм җил каян барлыкка килә? Нигә төн яисә көз җитә? Тавышлар һәм исләр бер-берсенә ничек бәйле? Кайтаваз кайда яшеренә? Дүрт яшьлек Микага барысы да кызык, һәм аның дөньяга карата мең соравы бар! Аңа җанлы уенчыклар ярдәмгә килә һәм гади җаваплар таба. Хыялланырга яратучы дуңгыз, күп сөйләшүче попугай, куркак керпе, бал корты, кызыксынучан мәче баласы һәм ялкау Соня Миканың төрле үзенчәлекләрен чагылдыралар. Алар белән бергә Мика әйләнә-тирә дөньяның серләрен ача!

«ШАЯН ТВ» каналы дөньяны танып-белергә теләгән нәни дусларыбыз өчен гаҗәеп мультсериал тәкъдим итә! «Мика көндәлеге» бүгеннән эфирда!

Дүшәмбедән-җомгага кадәр 11:00 һәм 19:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналында карамый калма!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...