«Иң күп китап укучы төбәк» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Иң күп китап укучы төбәк» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалды

«Иң күп китап укучы төбәк» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалды

Россия китап берлеге РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән оештырылган «Иң күп китап укучы төбәк» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясады. Татарстан Республикасы конкурста җиңүче һәм «Россиянең әдәби флагманы» дип игълан ителде.

Республикага җиңүне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе гамәлгә ашыра торган «Күчмә китапханә» проект алып килде. Проект күп санлы акцияләрне, язучылар белән очрашуларны, төрле балалар учреждениеләрендә һәм шәһәр киңлекләрендә яшь укучыларга китаплар бирүне үз эченә ала. Күчмә китапханә чараларына 165 меңнән артык укучы җәлеп ителгән. Безнең төбәктә укуның яңа дәрәҗәгә чыгуы һәм зуррак масштаб алуы белән горурланабыз!

Дуслар, ә сез китап укырга яратасызмы?

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...