Җырчы Ильмира Нәгыймова, балачакта сугышып, бер кызның борынын сындырган

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җырчы Ильмира Нәгыймова, балачакта сугышып, бер кызның борынын сындырган

Җырчы Ильмира Нәгыймова, балачакта сугышып, бер кызның борынын сындырган

«ШАЯН ТВ»ның күптән түгел генә YouTube каналында дөнья күргән өр-яңа «Килде-китте шоу» проектында популяр җырчы Ильмира Нәгыймова үзенең интервьюсында балачакта кем булырга хыяллануы, җырларга бөтенләй дә уйламавы хакында фикерләре белән уртаклашты:

- Кечкенә чагымда полиция хезмәткәре булырга хыялландым. Холкым шундый. Мин бик гаделлек яратам. Бәләкәй чактан ук спортка гашыйк идем, хәзерге көндә дә спорт белән шөгыльләнәм. Ул минем яраткан хоббием. Шулай ук каратэ белән дә мавыктым. Мин җырларга уйламый идем дә. Балалар бакчасында җырлаткач, нигә миңа шулкадәр кул чабалар икән дип аптырый идем. Аннары җыр дәресләренә йөртә башладылар. Мәктәптә төрле бәйгеләргә җибәрәләр иде. Ә миңа ул бөтенләй дә ошамый иде. Җыр – ул минем икенче шөгылем кебек кенә барды. Беренче урында гел спорт булды.

Каратэ белән ныклап торып мавыга башлагач, тренер мине ярышка җибәрде һәм мин анда бик көчле генә итеп сугыштым, хәтта көндәшемнең борыны сынды. Ләкин бу ялгыш килеп чыкты. Аның ничек елаганын, ашыгыч ярдәм машиналарын күреп, миңа җырласам уңайрак булыр дигән фикергә килдем. Аңарчы хәтта кызлар хәрби хезмәтенә китәргә дә хыялландым. Тик шушы күңелсез хәлдән соң, кисәк кенә җырчы булырга уйладым.

Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...