29 April 2019
Шаяннар ялда да эшли. Ләкин бу бик рәхәт һәм күңелле эш булды.
Без нәрсә эшләдек дип уйлыйсыз?
Без үзебезнең алып баручыларыбыз белән «ШАЯН ТВ» аллеясы булдырдык.
Балалар, сөенечләрен яшерә алмыйча, күз ачып йомганчы бер-бер артлы агачларны утыртып та бетерделәр. Алар үзләре генә шундый авыр эшне эшләгәннәр дип уйлый күрмәгез, әлбәттә аларга зурлар ярдәм итте.
Агачлар утыртылып беткәч, безнең балаларыбыз аларга исем кушырга да онытмадылар. Берсенең исеме - Шаян, икенчесенеке - Биби, өченчесе- Мырау ... һ.б.
Ничек уйлыйсыз, безнең агачлар кайчан үсеп җитәр икән?

Comments: