4 November 2019
Якын дусларыбыз! Бүген зур бәйрәм - Халыклар бердәмлеге көне! Ул Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Татарстан - илебез территориясендә тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган республика. Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы. Безнең халык үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Сезгә дә тормыш сөючәнлек, үз көчләрегезгә ышаныч телибез! Бер-беребезне хөрмәт итеп, дус - тату яшик! Бәйрәм белән!
Comments: