Баллы бәйрәм!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Баллы бәйрәм!

Баллы бәйрәм!

Бүген баллы яратучылар өчен менә дигән бәйрәм - Бөтендөнья шоколад көне! Бу бәйрәмгә 1995 елда французлар тарафыннан нигез салына.

Шоколад күп кешенең яраткан ризыгыдыр, мөгаен. Кемдер аннан башка үзенең тормышын күз алдына да китерә алмый. Аны даими куллану гомерне озайта, ди белгечләр.

Шоколад - диетада да ашарга яраклы булган тәм-томнарның берсе икән. Бер телем кара шоколад ашап кую – ашыйсы килү теләген дә озакка баса.

Фән билгеләвенчә, шоколадта кешене ял иттерүче һәм психологик яктан тернәкләнергә ярдәм итүче элементлар бар. Аның кара сортлары эндорфиннар - бәхет гормоннары бүлеп чыгара, кәефне яхшырта. Шоколад яратучы балалар хәтта мәктәптә дә яхшырак укый икән!

Томышларыгыз шоколад кебек татлы булсын, дуслар!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...