Көз соңга кала?!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Көз соңга кала?!

Көз соңга кала?!

Дуслар, сынамышларга игътибар иткәнегез бармы? Әллә соң быел көзнең соңга калуын да алдан белүчеләр булдымы икән? Сентябрь уртасына якынлашсак та, көннәр җәйгечә җылы тора. Табигать безне озакка сузылган «әбиләр чуагы» белән сөендерә.

* Көз озын килсә, яз соң килер.
* Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.
* Урманда чикләвек күп булса, кыш кырыс булачак.
* Көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар – кыш җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар – кыш салкын килә.
* Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.
* Әгәр көзен кырмыска оясы зурайса, кыш кырыс булыр.
* Көз көне кошлар түбән очса, кыш - салкын, югары очса, кыш җылы килә.
* Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир кыш көтә.
* Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...