16 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Таяну ноктасы» тапшыруын карагыз. Ул «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе хакында булачак.
Тапшыру кунаклары: «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры - баш мөхәррир Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри рәисе Ркаил Зәйдулла, жюри әгъзасы Луара Шакирҗан, бәйгенең җиңүчеләре – шагыйрь Рифат Сәлах һәм Зилә Ильязова булачаклар.
Карамый калмагыз! Кызу булачак!
Дуслар, сез дә әлеге бәйгедә катнашырга өлгерә аласыз! Эшләрегезне җибәрегез!
Премиаль фонд саллы - 2 000 000 сум.
Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз.
Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча.
Comments: