Умырзая - табигатьнең тере могҗизасы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Умырзая - табигатьнең тере могҗизасы

Умырзая - табигатьнең тере могҗизасы

Ел саен 19 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә традицион матур язгы бәйрәм - умырзая көне билгеләп үтелә. Бу көн җылылык һәм кояшлы көннәр килүен символлаштыра.

Умырзаялар – кышкы салкыннардан соң яз башлануны, җылының суыкны җиңүен символлаштыра һәм яхшыга өмет уята торган беренче чәчәкләр. Алар иртә язның кырыс шартларында яшәргә сәләтле бердәнбер үсемлек. Умырзаяның кар астыннан үсеп чыгуы - үзе бер могҗиза.

Бүгенге көндә умырзаялар җир шарының күп кенә урыннарында үсә, аларның барлыгы 20гә якын төре бар, һәм алар барысы да диярлек Кызыл китапка кертелгән. Иң популяр төре - ак умырзая, тагын әле грек, Византия, Кавказ умырзаясы һ.б. бар. Алар формасы, төсе һәм хәтта исе белән аерыла. Әлбәттә, аларның барысын да кешеләр бик ярата.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә умырзаялар нәкъ менә «кеше мәхәббәте»нең корбаны булып торалар. Бу чәчәкләр җирдә үсеп утырганда искиткеч матур, ә өзелгәч нибары берничә көн генә яши. Кешеләр гаебе белән җирдә умырзаяларның саны елдан-ел кими бара.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...