Көз көне нәрсә ашау файдалы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Көз көне нәрсә ашау файдалы?

Көз көне нәрсә ашау файдалы?

Көзен туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кояш нурлары, җылы көннәр кимегән мәлдә кешенең кәефе дә көйсезләнә башлый. Көз килде, дип моңсуланмас өчен, белгечләр менә нәрсәләр ашарга киңәш итә.

1. Банан. Кайчакта баллы ашыйсы килә, менә шул вакытта банан ашап куегыз. Анда глюкоза, фруктоза һәм сахароза бар. Көзге депрессия белән көрәшүче калий, триптофан һәм В төркеменә караган витаминнар да күп.

2. Чикләвекләр. Көзен кешегә калориягә бай ризыклар аеруча кирәк, чөнки организм кыш өчен энергия туплый. Чикләвектә омега-3 май кислотасы бар, ул исә йөрәк эшчәнлеген көйли.

3. Груша. Бу җимешнең әллә нинди төрләре бар. Барысын да ашагыз. Грушада пектин күп. Ул исә организмны чистарта. Анда стресс белән көрәшүче фруктоза да җитәрлек күләмдә.

4. Кызыл һәм кишер сары төстәге җиләк-җимешләр. Кишер, кабак, борыч, чөгендер – галимнәр фикеренчә, шушы яшелчәләр кеше организмында эндорфин гормонын күтәрергә сәләтле. Ә эндорфинның “бәхет гормоны” икәнен беләсездер.

5. Кәбестә. Брюссельныкы, төслесеме, брокколимы… Болар барысы да сезнең көзге туклану рационына керергә тиеш.

6. Суган. Йөткерә, төчкерә башлагач кына аның турында искә алабыз шул. Әмма суганны күпкә иртәрәк куллана башласак, хәерлерәк. Ул антисептик һәм бактерицид үзлекләргә ия, вирусларны үтерә.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...