Бакчада уңышның мул чагы. Димәк, яшелчә соклары белән организмны ныгытып алырга менә дигән вакыт.
1. Кишер согы – менә дигән энергия чыганагы. Нерв системасын саклый, күз күремен, ашкайнату процессын һәм тирене яхшырта, организмның инфекцияләргә, вирусларга каршы торучанлыгын арттыра. Эчәр алдыннан бераз каймак өстәсәң, ул ул организмда тизрәк үзләштерелә.
2. Кызыл чөгендер белән кишер согы нерв системасын ныгыта. Әмма кызыл чөгендер согын эчәр алдыннан бераз суыткычта тотарга кирәк. Югыйсә, ул ашказанын ярсытырга сәләтле.
3. Брюссель кәбестәсе, кишер, яшел салат яфраклары, ногыт борчагы сокларын бергә кушып эчсәң, организмга кирәкле матдәләр керүдән тыш, ашказаны асты бизенең эшчәнлеге яхшыра.
4. Помидор согына сельдерей согы кушып ясалган эчемлек исә организмның тонусын арттыра, кәефне күтәрә һәм ашкайнатуны көйли.
5. Кишер, чөгендер, миләш, лимон һәм шуңа бал кушып ясалган сок – организма көч өсти торган чын энергетик.
Comments: