ЯҢА ПРОЕКТ: «Җавап тап»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ЯҢА ПРОЕКТ: «Җавап тап»

ЯҢА ПРОЕКТ: «Җавап тап»

«ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын яңа проектлар белән сөендерүен дәвам итә! «Җавап тап» танып белү программасы бүген YouTube каналга чыга!

Проектның максаты - җырлар аша татар телен өйрәнү, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне ныгыту. Программа җырлы форматта балаларны хайваннар, үсемлекләр, табигать күренешләре, техника, һөнәр дөньясы белән таныштыра. Әлеге проект балаларга безне чолгап алган күренешләр турында белемнәр формалаштырырга, Җир планетасы тормышының үзенчәлеген һәм серен күрергә, табигать дөньясына, тереклек ияләренә карата дустанә мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә.

Тапшыру балалар өчен генә түгел, музыка җитәкчеләре, тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен дә файдалы. Яңгыраган музыкаль материал һәм шигырьләрне педагоглар дәресләрдә өстәмә материал буларак куллана ала.

«Җавап тап» проектын бүген 15:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында, 23 март көнне 17:50дә исә зәңгәр экраннарда күрергә мөмкин булачак!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...