Мультфильм яратучылар өчен бәйрәм

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Мультфильм яратучылар өчен бәйрәм

Мультфильм яратучылар өчен бәйрәм

Бүген мультфильм яратучылар тагын бер бәйрәмне билгеләп үтә ала. 8 апрель - Россия анимациясе көне. Шул уңайдан берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез. 

1. Беренче рус мультипликаторы булып Адександр Ширяев санала. Ул селкенми торган декорцияләр фонында бии торган 12 фигурадан курчак мультфильмы ясый. Төшерү 12 айга сузыла. Шул вакыт эчендә, Ширяев кинокамера һәм декорацияләр белән ике арада йөреп, паркетта тишек ясап бетерә.

2. Беренче тулы мультфильм булып, биолог Владислав Старевич бөҗәкләр белән төшергән белем бирүче фильм тора. Анда бөҗәкләрнең мәхәббәт тарихы сурәтләнгән.

3. Беренче тулы метражлы совет мультфильмы 1935 елда чыга. Бу Джонатан Свифтның “Яңа гулливер” әсәренә нигезләнеп эшләнә.

4. Шул ук елны Уолт Дисней Мәскәүгә кыска метражлы “Микки Маус” мультфильмнарын җибәрә. Шулай итеп бездә “Союзмультфильм” студиясе барлыкка килә.

5. Беренче совет компьютер мультфильмы 1968 елда чыккан. “Песикәй” дип аталаган мультфильмны МДУ укытучылары һәм студентлары ясаган.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...