БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Дуслар, сезне ШАЯН тамашачыларыбызның кышкы язмалары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Мин бик тә кышны яратам. Кыш башлану белән Яңа елны көтәм, чөнки күп бүләкләр эләгә, мәктәптә чыршы бәйрәме бик күңелле үтә. Минем туган авылым - Талмы, монда кышкы табигатьнең гүзәллеге искиткеч. Елга буендагы текә ярлар, күзне камаштырырдай аклык – бөтен җирне җем-җем итеп үзенә бер ямь биреп тора. Балалар тыштан өйгә бер дә кермәсләр иде, бит очлары, борыннары кып-кызыл, ләкин бөтен рәхәтлеге шунда бит. Без әнием белән кошларга җимлек ясадык. Кошлар моңа бик тә шатландылар, безгә рәхмәтләр әйтеп чыркылдадылар. Һәрбер ел фасылы үзенчә матур булса да, мин кышны күбрәк яратам.

Алинә Зәйнуллина

Кыш килми ди торгач, төн чыкканчы бар җирне ап-ак кар каплап киткән. Кышын кошларга ризык табу бик авырлаша. Шуңа күрә без агачларга җимлек ясап эләбез. Анда төрле ярмалар, ипи калдыклары салабыз. Кошлар агачлардагы миләш һәм кыргый алмаларны да яратып ашый. Безнең җимлекләрне күргәч, канатлы дуслар бик сөенде.

Әминә Садыйкова

Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...