«ШАЯН ТВ» каналында премьералар дәвам итә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналында премьералар дәвам итә!

«ШАЯН ТВ» каналында премьералар дәвам итә!

«ШАЯН ТВ» каналы шәп премьералары белән сөендерүен дәвам итә! Космик масштабтагы маҗараларга кушылыгыз һәм «Тоботлар. Галәм детективлары» мультсериалын карагыз!

Гади малай Тайлер чит планета машина-трансформерларының батыр Тоботлар командасына кушыла. Башлап килүче детектив малай серләрне чишәргә ярата. Дөрес, әлегә аның эше күп түгел: күрше әбисенә пульт табарга булышумы, кызга югалган һава шарын кайтарумы. Әлеге “героик” миссияләр һәм тикшерүләр арасында Тайлер әнисенә йорт буенча ярдәм итәргә дә өлгерә, кечкенә сеңлесе Софины да караша.

Җиргә Тоботларның берьюлы берничә чит планета трансформеры килә, алар үзләре монда ничек килеп эләккәннәрен хәтерләмиләр. Алар бергә яшьрен җинаятьләрне тикшерәчәкләр һәм космик явызлыкка каршы торачаклар.

Мультсериалны дүшәмбедән-җомгага кадәр 08:55 һәм 16:55 сәгатьләрдә карагыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...