17 January 2024
Бүген Татарстанда карлы һәм җилле һава торышы көтелә. Кайбер урыннарда көчле буран чыгачак. Шуңа бәйле рәвештә, республикада шторм кисәтүе игълан ителде.
Җилнең тизлеге урыны белән секундына 22 метрга, ә кайбер урыннарда һәм Казанда 25-27 метрга җитә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре, дип кисәтә синоптиклар.
Республикада көндез һава температурасы -3, -8 градус, Казанда -3, -5 градус тәшкил итәчәк, дип фаразлыйлар.
Юлларда игътибарлы булыгыз!
Comments: