«Туган тел-fest 2024»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Туган тел-fest 2024»

«Туган тел-fest 2024»

13 апрель көнне «Бала-Сити» Халыкара мультилингваль балалар бакчасында татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен «Туган тел-fest 2024» фестивале узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды.

Фестиваль татар теле укытучылары, тәрбиячеләре өчен тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр тудыру мәйданчыгына әверелде. Очрашу барышында тәҗрибәле белгечләрдән мастер-класслар, кызыклы әңгәмәләр үткәрелде. Укытуның нәтиҗәлелеген арттыру, балаларда татарча аралашу телəге тусын өчен, дәресне ничек алып барырга кирәклеге кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Чарада «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Укытучыларны үзенең татар телендәге белем бирү проектлары белән таныштырды. Күргәзмәдә педагогларга кече яшьтәге балаларга белем бирү, үзлектән өйрәнү өчен файдалы кулланма булып торучы «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесе җыентыгын, «ШАЯН Әлифба», «ШАЯН рәссам» һәм «ШАЯН саннар» интерактив проектларын тәкъдим итте.

Беренче балалар каналының балалар яратып өлгергән төп персонажы – Шаян да кунакларның күңелен күреп кайтты!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...