«ШАЯН ТВ»да премьера! Тамашачыларга «Кызыл крабларның серле күченеше» дип исемләнгән өр-яңа документаль фильм тәкъдим ителә!
Раштуа утравы яр буйлары елына бер тапкыр ачык кура җиләге төсенә керә. Кызыл кыслалар миграциясе табигатьнең иң гаҗәеп серенә әйләнде. Раштуа вакытында җир өсте урманнардан океан ярларына күчкән йөз миллионнан артык кызыл кыслалардан торган кура җиләге келәме белән каплана. Ачык суда калу өчен алар үз гомерләрен шушы унике сәгатьлек сәяхәттә куркыныч астына куялар.
Әлеге фильмда аларның ничек массакүләм миграцияләнүе, уылдык чәчүләре һәм бу искиткеч җан ияләренең тормышларын дәвам итү өчен кечкенә кыслалар булып яшәгән урыннарына әйләнеп кайтулары тасвирлана. Фильмны һәр шимбә 09:45 һәм 21:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз.
Фото: Яндекс
Comments: