Керпегә кул белән тимәгез

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Керпегә кул белән тимәгез

Керпегә кул белән тимәгез

Керпеләр бакчада, өй тирәсендә еш күренә. Аларны ашатырга, кулга ияләштерергә тырышучылар да бар. Бу җәнлекнең бакчага, үсемлекләргә зыяны юк, ул кимерүчеләрне күпләп тотуы белән ярдәм дә итә. Әмма керпегә якын килмәсәгез, яхшырак. Кул белән тимәгез, аны өйгә алып кермәгез, ул бик күп чир таратырга мөмкин.

Алар арасында иң җитдие - котыру чире. Авыру тешләү генә түгел, энәсенә тырналу аша да йога ала. Инкубация чоры - 12-100 көн. Талпан энцефалиты, боррелиоз, эрлихиоз йоктыру куркынычы бар. Керпе үлән арасында йөри, аңа талпан еш кадала. Лишайны хәтта энәсе белән тырналудан да ияртергә мөмкин.

Геморрагик бизгәк тизәк аша йога, җирдә эшләгәннән соң, пычрак кул белән ашарга ярамый. Кулда тырналган урыннар булса, куркыныч тагын да арта. Керпедән эләгә ала торган лептоспироз чире күзгә, бөерләргә зыян сала. Аның тизәге җиргә, суга эләгергә мөмкин. Бакчада перчаткасыз эшләмәгез. 4-14 нче көнне калтырата, баш авырта башлый, күзләр кызарырга мөмкин.

Керпе тешләсә, җәрәхәтне антибактериаль сабын яисә кер сабыны белән юарга яки антисептик белән эшкәртергә һәм табибка күренергә кирәк.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...