31 October 2024
Казанда «Зәңгәр күлләр» тыюлыгына керүне түләүле итәргә планлаштыралар. Бәясе дә билгеле. Түләү 100 сум булачак. Бу махсус саклануда булган табигый территорияләрне карау һәм саклау өчен гражданнардан взнос буларак кабул ителә.
Түләү бөтен кешедән дә алынмаячак. Балалар, инвалидлар, пенсионерлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар тыюлыкка бушлай керә ала.
Comments: