«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасында

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасында

«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасында

20 апрель көнне Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан ХI Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды. Биредә дөньяның төрле илләрендә, илебезнең төрле төбәкләрендә, республикабыз районнарында яшәүче яшьләр бер мәйданга җыелды. Катнашучыларның географиясе елдан-ел үсә бара. Быел да олимпиада шактый киң масштабта уздырылды.

Катнашучылар өчен сынау программасыннан тыш, һәрвакыттагыча, бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән иде. Алар мәркәзебез Казан белән танышты, спектакльләр карады, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуларда катнашты.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Каналның төп герое Шаян укучыларны зур җиңүләре белән котлады һәм бәйрәмнең кунакларына яхшы кәеф бүләк итте.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...