Язның беренче хәбәрчеләре килде

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Язның беренче хәбәрчеләре килде

Язның беренче хәбәрчеләре килде

Язның беренче хәбәрчеләре - кара каргалар килде! Ур-ра! Чын-чынлап яз килә!

Иң беренче яз кәефен кара каргалар алып килә! Чәүкәләр дә чыр-чу килеп, сөенеп каршы алды аларны! Табигать әкренләп уяна!

17 мартта кара каргалар элеккеге ояларына килсәләр, яз иртә килер, сулар тиз китеп бетәр; кара карга килгәч, бер айдан кар китәр, дигән халык сынамышлары бар. Каргалар инде күренә дә башладылар. Безне яратып, язны ямьләп, карны бетерергә, җылы язларга аяк басарга дип кайтканнар бит алар!

Бүген көн буранлап та тора. Ә карга бураннары белән яз килә! Димәк, көннәрнең җылытуы да озак көттермәс!

0.jpg

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...