Йорт хайваннарын холык буенча сайлыйбыз

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Йорт хайваннарын холык буенча сайлыйбыз

Йорт хайваннарын холык буенча сайлыйбыз

Тикшеренүләргә караганда, гаиләләрнең 60 проценты өендә берәр төр хайван асрый. Өстенлек, әлбәттә, мәчеләргә һәм этләргә бирелә. Кемнәрнеңдер экзотик җәнлекләре бар. Ничек кенә булмасын, без сезгә йорт хайванын холкыгызга карап сайларга киңәш итәбез.

1. Песи - ягымлы, ләкин буйсынмас холыклы җан иясе. Аны буш вакытыңны өйдә уздыру мөмкинлеге булса, төнлә тавышланып йөрүенә түзсәң, артыннан җыештырырга риза булсаң гына ал. Песи белән уйнарга вакытың булмаса, еш кына каядыр китәргә туры килсә, аның йорт җиһазларына зыян китерүеннән курыксаң, песи сиңа туры килми.

2. Эт - тугры, акыллы җанвар. Чын дус була белә. Буш вакытың күп булса, саф һавада җәяү йөрергә яратсаң, зур фатирда яшәсәң, сиңа нәкъ менә эт туры килә. Тик шуны онытма, этләр ялгызлыкны авыр кичерә.

3. Балыклар - иң тыныч җан ияләре. Башка йорт хайванын һәрвакыт карап, тәрбияләп торырга вакытың булмаса, еш кына каядыр китәргә туры килсә, бу җан ияләре сезгә ошаячак. Әгәр балыкларның ризыгына аллергия булса, аны алырга киңәш ителми.

4. Кимерүчеләр - күп урын һәм артык игътибар сорамый торган хайваннар. Әгәр йорт хайванына күп урын бүлеп бирү мөмкинлегең булмаса, зур хайваннар куркытса, кимерүчеләр синең өчен. Ләкин атнага 2-3 тапкыр читлеген чистартырга туры киләчәк.

5. Кошлар - сайрарга, тавышланырга яраталар. Кошлар сайравы күңелеңә хуш килсә, алар белән аралашырга яратсаң, сезгә канатлы дуслар туры килә. Тавыш яратмыйсың икән, кош алмавың хәерлерәк.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...