4 September 2023
«ТНВ» каналы һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерә торган «7 юл чатында» дип исемләнгән сериалны төшерү процессы тәмамланды. Бүген исә төшерү мәйданчыгында финал күренешләренең берсен төшерделәр.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Илшат Илдус улы Сафиуллин үз чыгышында «Татнефть» ААҖ компаниясенә һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәтен белдерде. Моннан тыш, 2024 елда да яңа сериал төшерү хакында планнар яңгырады.
«7 юл чатында» сериалының премьерасын исә яңа сезонда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында карый аласыз.
Comments: