Казанда кайда тимераякта шуарга була?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Казанда кайда тимераякта шуарга була?

Казанда кайда тимераякта шуарга була?

Тимераяксыз кыш була алмыйдыр! Менә сезгә Казан шугалакларының тулы исемлеге һәм прокат бәяләре! Кышны актив ял итеп, күңелле үткәрегез!

1. «Дубравная» чаңгы базасы шугалагы

Каток урман эчендә урнашкан. Монда боз мәйданчыгында гына түгел, ә урман буйлатып, агачлар эчендә дә йөрергә була. Шугалактан ерак түгел кафе урнашкан, анда шуучылар ял итә һәм кайнар чәй белән җылына ала.
Бәясе: үз тимераякларың белән керү - 50 сум, тимераяк алып тору - 150 сум.

2. «Тасма» шугалагы

«Тасма» стадионы - Казандагы иң зур шугалакларның берсе. Бирегә килүчеләргә уңайлы булсын өчен җылы чишенү бүлмәләре бар. Буфетта кайнар чәй эчәргә мөмкин.
Бәясе: үз тимераякларың белән керү - 50 сум, тимераяк алып тору - 100 сум.

3. Кремль яр буендагы шугалак

1 чакрымга сузылган Европадагы иң озын шугалак. Кичке утлар һәм музыкаль бизәлеш чын бәйрәм атмосферасын барлыкка китерә. Монда килүчеләр боз мәйданчыгының уңайлы булуын, шулай ук берничә кафе һәм ресторан барлыгын билгеләп үтә.
Бәясе: үзеңнең тимераякларың белән керү - 200 сум, алып тору - 200 сум.

file_photoreport3_print_7816159_5565122-scaled-1.jpg

Рәсем Яндекстан алынды

4. «Карбышев» скверында шугалак

1158 кв.м мәйдандагы шугалак Карбышев урамы буйлап урнашкан. Сквер яңа ел рухы белән бизәлгән, агачларда йолдызлар күренә, үзәктә матур чыршы урнашкан.
Бәясе: үз тимераякларың белән керү бушлай, алып тору - 200 сум - олылар, 100 сум - балалар.

5. «Ракета» стадионындагы шугалак

Әлеге шугалак Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» стадионында урнашкан. Киң мәйданчык, тигез боз, яхшы музыка һәм күңелле атмосфера, һичшиксез, кәефегезне күтәрәчәк.
Бәясе: үз тимераякларың белән керү - 150 сум - олылар, 80 сум - балалар, алып тору - 120 сум - өлкәннәр, 60 сум - балалар.

6. «Черек күл» паркындагы шугалак

Бирегә килүчеләр шугалакта тигез боз булуын, рәхәт музыка һәм яңа ел кәефен билгеләп үтә. Җылыныр өчен урын һәм тәмле кайнар чәй белән дә сыйланырга мөмкин.
Бәясе: үз тимераякларың белән керү бушлай, алып тору - 200 сум - олылар, 100 сум - балалар.

7. «Трудовые Резервы» стадионындагы шугалак

Бу шугалак Горький паркында урнашкан һәм Казанда иң зурларыннан санала. Тимераякта шуучылар өчен җылы бинада уңайлы чишенү бүлмәсе бар, буфетта кайнар чәй яки кофе эчәргә мөмкин.
Бәясе: үз тимераяклары белән керү - 100 сум, алып тору - 200 сум - олылар, 100 сум - балалар.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...