БУ РИЗЫКЛАРНЫ ТӨНГӘ ДӘ АШАРГА ЯРЫЙ

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БУ РИЗЫКЛАРНЫ ТӨНГӘ ДӘ АШАРГА ЯРЫЙ

БУ РИЗЫКЛАРНЫ ТӨНГӘ ДӘ АШАРГА ЯРЫЙ

Күпләребез йоклар алдыннан тәм-том эзли башлый. Ләкин кичке 18:00дән соң ашарга ярамый дигән фикер киң таралган. Бүген без сезне төнгә ашарга яраклы берничә зыянсыз ризык белән таныштырырбыз!

Чикләвек

Чикләвекләр майлар, протеин һәм башка файдалы элементларга бай. Фильмнар караганда, китап укыганда бик яхшы гына булачак.

Җиләк-җимеш

Кичен барлык җиләк-җимешләрне дә ашарга ярамый. Әлеге исемлектә виноград, груша һәм банан да бар. Алма, абрикос һәм цитруслылар – төнгә ашау өсен менә дигән җиңел ризыклар, чөнки аларда шикәр аз.

9660adfafd85d6aeec2f136fbe2deb78.jpg

Фото: Яндекс

Сөт ризыклары

Сөт ризыклары серотонин һәм мелатонин җитештерү өчен төп компонентлар - триптофанга бай. Бу гормоннар яхшы йоклау өчен җавап бирәләр.

Яшелчә

Бу категориядән булган күп кенә ризыклар - кичке сәгатьләрдә ачлыкны арыну өчен идеаль кандидатлар, ләкин барысы да түгел. Кыяр, помидор, ташкабак, брокколи, чәчәк кәбестә - ашкайнату системасында яхшы үзләштерелә һәм диетик туклану өчен туры килә.

Попкорн

Попкорнны барысы да ярата. Төнгә каршы попкорн теләгән очракта, берни дә кушылмаганын сайларга кирәк. Карамельдән баш тартып торырга туры киләчәк. Мондый попкорнда калория бик аз.

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...