30 October 2024
Көз белән кыш тартыша да башлады. Татарстан синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы 0, -5 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +1, +6 градус тәшкил итәчәк.
31 октябрьдә Татарстанда көчле кар яву, аерым районнарда буран һәм бозлавык көтелә. Җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга хәтле җитәчәк.
Казанда исә төнлә -1, -3 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +4, +6 градуска кадәр җылыначак.
Юлларда бозлавык, игътибарлы булыгыз!
Фото: Яндекс
Comments: