Иң файдалы 8 чикләвек

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Иң файдалы 8 чикләвек

Иң файдалы 8 чикләвек

Сәламәт булырга теләгән кеше аны даими рәвештә чикләвек ашарга тиеш, ди белгечләр. Аның аерым төрләре кайбер авырулардан ярдәм итә.

Әстерхан чикләвеге
Бу чикләвек – иң файдалысыннан санала. Анда омега-3 һәм омега-6 бар, ул йөрәк, кан әйләнеше өчен бик файдалы. Шулай ук әстерхан чикләвеге баш миенең эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый, шуңа күрә галимнәр аны башны эшләтер өчен ашарга киңәш итәләр.

Кешью
Бу чикләвек файдалы үзлекләре буенча икенче урында тора. Ул бөтен организмны кислород белән тәэмин итүгә булыша, чөнки анда тимер күп. Хәтерне яхшырта, сөяк системасының ныклыгын саклый.

Миндаль
Миндаль – цинк һәм Е витамины чыганагы. Ул холестерин һәм йөрәк авыруларын киметә, яман шешнең төрләре белән көрәшергә ярдәм итә. Нибары 1/4 стакан миндальдә 4 грамм клетчатка бар, ә ул ашыйсы килү теләген басарга булыша.

Эрбет чикләвеге (кедр)
Эрбет чикләвегендә, башкаларга караганда, май да, калорияләр дә күбрәк, тик ул бик файдалы. Бу чикләвек бакыр, калий һәм цинк чыганагы. Даими рәвештә эрбет чикләвеген куллану кан басымын киметә һәм кан әйләнешен яхшыртып җибәрә.

different-kinds-of-nuts-1536x1024.jpg

Фото: Яндекс

Урман чикләвеге (фундук)
Кан тамырлары киңәюе күзәтелгәндә ашарга киңәш ителә. Шулай ук иммунитетны һәм хәтерне яхшырта, тырнак һәм чәчне ныгыта.

Арахис
Арахис аксымга бик бай. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ай буе арахис ашаган кешеләрнең йөрәк авыруы куркынычы 21% ка кимегән. Ә 2-3 порция арахис ашаганнарның исә холестерин дәрәҗәсе түбәнәйгән.

Фисташка
Фисташкаларда кальций, тимер, магний, калий һәм цинк күп. 28 грамм фисташка әфлисун яки уртача күләмле банан кебек үк калий бирә. Галимнәр әйтүенчә, фисташкалар бавыр өчен дә бик файдалы.

Каштан
Калган чикләвекләргә караганда, каштанда май иң әзе. Бу чикләвекләрнең кимчелеге дә бар: аларда витаминнар һәм минераллар күп түгел. Әмма каштан бердәнбер С витамины булган чикләвек дип санала.
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...