Эльмира Кәлимуллина: «Балачакта үземне матурга санамый идем»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Эльмира Кәлимуллина: «Балачакта үземне матурга санамый идем»

Эльмира Кәлимуллина: «Балачакта үземне матурга санамый идем»

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгучы «Килде-китте ШОУ» тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина социаль челтәрләрендә үзенең ни өчен «Эльмира матур» дип аталуы һәм балачакта үзен бер дә матурга санамавы хакында сөйләде.

- Моның җавабы бик гади. Социаль челтәрләр эшли генә башлаганда үземнең татарлыгымны ничек күрсәтә алам икән, дип уйладым. Уема «матур» сүзе килде. Начар түгел бит, шуннан минем аккаунтым «Эльмира матур» булып калды.

Ә балачакта, мәктәптә укыганда мин үземне матур кызга санамый идем. Шундый зур гына түгәрәк күзлек киеп йөри идем һәм әбиләр шикелле күренә идем. Аннан да ниндидер комплекслар туды. Мин гел музыка белән шөгыльләндем. Егетләр турында хыяллар, хисләр барлыкка килә башлады, ләкин берсе дә мине дус итмәде.

Мәктәптә дусларың белән ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыга калса, әлбәттә, беренче чиратта, әти-әнинең терәк булуы мөһим. Аларның балаларына гел «мин сине яратам», «син иң матуры, иң яхшысы», дип әйтеп торуы кирәк, балаларны бервакытта да комплексларга ярамый. Мәхәббәт һәм ярату белән баланы берничек тә кимсетеп булмый. Мондый хәлләр, бәлки, безне ныгытадыр да. Әти-әнидән, дуслардан ярдәм сорарга курыкмаска кирәк.

Әңгәмәнең дәвамын «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...