20 December 2023
«ШАЯН ТВ» каналы яраткан тамашачыларына бүләк әзерләде! YouTube каналда «ШАЯН ТВ»ның грандиоз туган көненә багышланган «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» балалар концерты дөнья күрде. Татар дөньясының уникаль заманча проекты «ШАЯН ТВ» балалары катнашында!
«Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында шәп җырлар, заманча аранжировкаларга татар халык җырлары, «Балачак җыры» бәйгесе клипларының премьераларын хәзер барлык тамашачылар да карый ала! Сылтама буенча карагыз.
Comments: