Гыйнвар җылы булса, яз соңара

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Гыйнвар җылы булса, яз соңара

Гыйнвар җылы булса, яз соңара

Гыйнвар - кышның икенче ае. Нәкъ менә әлеге айдан яңа ел башлана. Халыкта: «Гыйнвар - ел башы, кыш уртасы», - диләр. Ул елның иң салкын һәм иң җилле ае булып санала. Гыйнвар аена халык сынамышлары алга таба һава торышының нинди булачагын күзалларга, уңышны фаразларга һәм яз белән җәйне ничек көтәргә кирәклеген искәртер.

* Гыйнварда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый.
* Гыйнварда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә.
* Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.
* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.
* Гыйнварда кар күп яуса, икмәкле ел була.
* Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы - март салкын.
* Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була.
* Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була.
* Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.
* Сукыр тычкан оясыннан гыйнварда чыкса, май салкын булыр.
* Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.
* Раштуа төнендә күк йөзе аяз булса - кавын уңар, кар яуса - алма.
* Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.
   

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...