Яраткан мультсериалыгыз кабат эфирда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Яраткан мультсериалыгыз кабат эфирда!

Яраткан мультсериалыгыз кабат эфирда!

ШАЯННАР, «Нәни паровоз – Тишка» «ШАЯН ТВ» каналы киңлекләренә кабат әйләнеп кайта! Әлеге мультсериалның төп геройлары - паровозлар. Алар кечкенә балаларны хәтерләтәләр. Геройлар тылсымлы Паровозовск шәһәрендә - вагоннар һәм локомотивлар дөньясында яшиләр. Кагыйдә булганча, өлкән паровозлар һәр көнне эшкә йөриләр, ә сабыйлар - уйныйлар, күңел ачалар, тәртипсезләнәләр һәм даими рәвештә күңелле ситуацияләргә эләгәләр. Төп герой Тишка үзенең дуслары Сапсанчик, Элька, Ласточка, Цветастик һәм Батон белән бергә Василичның тормышын бозалар, аңа тыныч кына яшәргә бирмиләр.

Паровозлар дөньяны танып-беләләр, бик күп яңалыклар беләләр, ачуланышалар һәм татулашалар, өлкәннәргә комачау итәләр, шулай ук аларга еш кына ярдәмгә дә киләләр. Гадәти ситуацияләрлән тыш, алар әкияти хәлләргә эләгәләр, хәтта космоска да очалар.

«Нәни паровоз – Тишка» мультсериалын карарга дүшәмбелән-җомгага кадәр 15:05 сәгатьтә телевизор экраннары каршына җыелыгыз!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...