Ни өчен кошлар бик аз очалар?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ни өчен кошлар бик аз очалар?

Ни өчен кошлар бик аз очалар?

Кыш - елның үзенчәлекле фасылы. Һәркем аны төрлечә кабул итә, кем өчендер ул елның иң матур чоры булса, башкалар өчен салкын бураннар ае. Тик кайсыларына гына керсәгез дә, уңай якларны табарга өйрәнергә кирәк. Шундый мизгелләрнең берсе – безнең якларда кышларга калучы кошлар булу, алар безнең кышкы көннәребезне бизәүчеләр.

* Күпләр, салкыннар башлану сәбәпле, кошлар җылы якларга очып китә дип уйлый, әмма бу алай ук түгел. Үзләренә азык таба алырга сәләтле кошлар гына безнең якларда кышлый.

* Кышын кошлар җәй һәм яз айлары белән чагыштырганда бик аз очалар. Бу аларның салкын температураларда очкан вакытта туңулары белән аңлатыла. Шуңа күрә, алар өчен иң кулае – селкенмичә утырып тору.

* Кошлар еш кына җылыныр өчен бер аякларында басып торалар.

* Кышлаучы кошларны ялгыз бик сирәк очратырга мөмкин. Алар туңмас өчен, күчләргә җыелып утырырга тырышалар.

клест 2.jpg

* Кышлаучы кошларның берсе - чукыр, башка кошлардан аермалы буларак, кошчыкларын нәкъ менә кыш көне чыгара.

* Карабүрекләр көчле салкыннар вакытында хәрәкәтсез торалар, алар хәтта үлгән кебек тоелалар.

* Кышлаучы кошларның уртача тән температурасы якынча 41 градус җылылык тәшкил итә.

* Кышын, әгәр кошлар бер көннән артык ач икән, ул һәлак булырга мөмкин.

* Кышлаучы кош - чыпчык, үзенчәлекле күз күреме аркасында, бөтен тирә-юньне алсу төстә күрә.

урмэлэч.jpg

* Кышлаучы кошларны кеше ипи, сөт һәм тәм-томнар белән ашатырга тиеш түгел, чөнки алар бу азык-төлектән һәлак булырга мөмкин.

* Кыш көне кешегә тулысынча бәйле булган кошлар бар - чыпчыклар һәм күгәрченнәр.

* Кыш көне чыпчыклар кешегә якынрак булырга омтылганлыктан, үз ояларын бик тиз төзиләр, шуңа күрә аларның оялары җыйнаксыз.

* Саесканнар кыш көне үз рационыннарына вак кимерүчеләрне дә кертергә мөмкин, җәйге чорда алар моны эшләмиләр.

* Иң аралашучан һәм кычкыра торган кышлаучы кош - чәүкә.

e196878e511b15941a1937846a71c0ba.jpg

Барлык рәсемнәр дә Яндекстан алынды

* Карабүрекләрнең иң яраткан азыгы - миләш, ләкин алар миләшнең төшләрен генә үз итәләр.

* Тукран үзенең ныклы һәм озын томшыгы ярдәмендә агач кайрысында бөҗәкләрне җиңел таба.

* Безнең якларда калучы кош - үрмәләч, кышка запасны бик иртә әзерли башлый. Аның оясында ике килограмм азык табарга мөмкин. Күпләр бу кошның үз оясын су һәм балчык белән штукатурлый алуына гаҗәпләнәләр.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...