Илшат Юныс улы Әминевка рәхмәт хаты тапшырылды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Илшат Юныс улы Әминевка рәхмәт хаты тапшырылды

Илшат Юныс улы Әминевка рәхмәт хаты тапшырылды

«ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концертында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин исеменнән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминевка радио һәм телевидение үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хаты тапшырды!

DA0FDEB0-3697-4226-BF47-DE83A3A3D110.jpeg

«Сезгә радио һәм телевидение үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. 

Сез, Татарстанда заманча алдынгы телеканал оештырып, чор сулышын тоеп эшләүче коллектив тупладыгыз һәм ике дистә елдан артык күпмилләтле халкыбызга хезмәт итәсез. 

Талантлы журналист һәм оста җитәкче, республика парламенты депутаты буларак, татар телен, мәдәниятен үстерү, рухи кыйммәтләребезне саклау һәм баету, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә башкарган эшләрегез аеруча зур хөрмәткә лаек. 

Сәяси-иҗтимагый вәзгыятьне тирәнтен анализлаган тапшыруларыгыз республикабызда гражданлык җәмгыяте төзергә ярдәм итә. 

Сезгә зур уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телим», - диелгән әлеге рәхмәт хатында. 

«ШАЯН ТВ» каналы коллективы исеменнән Илшат Юныс улын чын күңелдән тәбриклибез!


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...