«Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясе утырышы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясе утырышы

«Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясе утырышы

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Биредә төрле газет-журналлар, радио-телевидение вәкилләре бер мәйданчыкта җыелып, журналистиканың бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышып, уңышлары турында сөйләп, тәҗрибә уртаклаштылар. Чарада министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, Татарстандагы федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, типографияләр, нәшрият җитәкчеләре, республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты Җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров катнашында үтте.

Милли китапханәнең фойе өлешендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе да кунаклар өчен үзенең презентациясен тәкъдим итте. Биредә аның иң яшь тармагы буларак «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчесе Амелия Феофанова һәм «Шаян» ансамбле балалары татар халык җырын заманча куелышта башкардылар. Кунаклар аларны бик яратып кабул иттеләр!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...