21 December 2022
Бүген каналыбызның төп герое Шаян Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенә кунакка барып, балаларның күңелен күреп кайтты. Очрашу кысаларарында балалар безнең канал эшчәнлеге белән таныштылар, викториналарда катнаштылар.
Каналыбызның яраткан герое балалар белән бергә тапшырулар турында фикер алышты, истәлекле бүләкләр өләште!
Гимназиягә җылы очрашу өчен зур рәхмәт! Мондый күрешүләр ешрак булсын!
Comments: