We are waiting for you on June 1st

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

We are waiting for you on June 1st

We are waiting for you on June 1st

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.

«ШАЯН ТВ» каналы сезнең өчен зуууур, матур чара әзерли.


Сезне нәрсә көтә:

  • Яхшы кәеф
  • Яңа дуслар
  • Матур фотосурәтләр
  • Кызыклы һәм файдалы мастер-класслар
  • «ШАЯН ТВ» каналынан истәлеккә бүләкләр
  • Һ.б.

Кайда: Казан Кремле территориясендә

Кайчан: 1 нче июнь

Ничәдә: 9:45дән – 15:00гә кадәр

Программада:

  • 9:45 – «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары белән сәламләшү һәм тантаналы рәвештә бәйрәмне ачу
  • 10:00 – «Бер кәгазьдән- бер әкият» мастер-класс
  • 10:30 – «Шаян тәҗрибәләр» 
  • 11:00 – аквагрим
  • 11:40 – күңелле «Тиззарядка»
  • 12:00 – «Телевидения дөньясына ничек эләгергә?»  («ШАЯН ТВ» балалар каналы мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резида Хәсәнова һәм «ШАЯН ТВ» алып баручыларыннан мастер-класс)
  • 12:30 – «Шаян_уен»
  • 13:00 – «Шаян тәҗрибәләр» 
  • 13:30 – «Мультфильмнарны ничек тавышландырырга?»
  • 14:00 – «Үз-үземә режиссер» мастер-класс

Без сине һәм дусларыңны көтәбез!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...