«ШАЯН Тиззарядка»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН Тиззарядка»!

«ШАЯН Тиззарядка»!

Бүген «Калейдоскоп» балалар паркында «ШАЯН ТВ» каналы Казан Мэриясе белән берлектә «ШАЯН Тиззарядка» уздырды! Әлеге мастер-класс – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы.

«ШАЯН ТВ»ның алып баручылары белән бергә яраткан тамашачыларыбыз саф һавада, музыка астында кызыклы күнегүләр ясадылар. Күңелле флешмоблар, каналыбызның төп геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү оештырылды. Иң актив кунакларга истәлекле бүләкләр өләштеләр. Чын җанлы аралашу хөкем сөрде. Бәйрәмгә килгән һәр кеше яхшы кәеф, көч-куәт, энергия алып кайтып китте!

 



Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...