18 January 2024
Бүген Халыкара балалар телевидениесе көне уңаеннан «ШАЯН ТВ» каналы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасы Иҗтимагый ярдәм штабында 12 гимназия укучылары өчен мастер-класс оештырды. Каналның алып баручылары яшь тамашачыларны канал эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм шәп остаханәләр үткәрделәр.
Биредә спикер буларак «Татарстан-Яңа Гасыр» каналы алып баручысы Луиза Закирова да чыгыш ясады, балаларны телевидение серләренә өйрәтте. Укучылар «ШАЯН ТВ» каналыннан истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Барысы да бик канәгать калды!
Comments: