«We are together!»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«We are together!»

«We are together!»

«Җылы түгәрәк» дип аталган «Без бергә!» оешма Яшел Үзән, Апас, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Югары Ослан районнарында яшәп, тәрбиягә бала алып үстерүче мәрхәмәтле әти-әниләрне берләштерә. Әлеге җаваплы һәм саваплы оешмага җитәкче итеп Норлат авылындагы балалар йортында эшләүче, 16 ятимгә әни назы, гаилә җылысы биргән Рәйсә Рәшит кызы Миңнуллина сайланган. Янәшәдә шундый игелекле ана булганда «кемне куярга?» дигән сорау тумаган да. Рәйсә ханымның тормышы, мәрхәмәтле эш-гамәлләре авылдашларына гына түгел, бөтен республикага билгеле.

Әлеге куанычлы вакыйганың шаһиты булырга һәр районнан диярлек кунаклар килгән Норлатка. Казаннан да барганнар. 26 майдагы бу очрашуны чын бәйрәм итеп кенә түгел, һәммәсенә дә файдалы булырлык итеп уздырганнар: Латыйпов-Миңнуллиналарның зур дус тату гаиләсе турында фильм, концерт караганнар, мараллар фермасы, Норлат балалар йорты белән якыннан танышканнар. табигать кочагында учакта пешкән тәмле пылау белән сыйланганнар.

Җыелуның тагын бер сәбәбе булган: Татьяна Степанованың 65 яшьлек юбилеен шунда күңелле итеп бергәләп билгеләп үткәннәр. Татьяна Ивановна – республикада тәрбиягә бала алган беренче гаиләнең әнисе. (Аның кулы җиңел булып чыккан, бүген мондый гаиләләр 100ләп Татарстанда.) Аннары ул озак еллар «Без бергә!» иҗтимагый оешмасын җитәкләде. Аның бик ягымлы, җылы кеше булуын, теләсә кайчан ярдәмгә килергә әзер торуын бу оешма әгъзаларының барысы да яхшы белә. Шуңа күрә рәхмәт әйтеп, юбилярны чәчәк бәйләмнәренә күмгәннәр дә инде. Ә ул моңа бик лаек. Норлатта тәрбиягә бала алган гаиләләрнең шулай дус-бердәм булып, матур бәйрәм уздыруларын күреп, башкалар да безнең сафка басар һәм ятимнәр азрак булыр, дип өметләнә оештыручылар: Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхматуллин һәм Рәйсә Миңнуллина.


Йолдыз Шәрапова

Мәгълумат «Шәһри Казан» сайтыннан алынды  http://shahrikazan.ru/

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...